«Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы финалистлары арасында зона турында җиңгән Азнакай 6 нчы урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Фиалка Солтангирова һәм 4 нче лицейның физика укытучысы Рөстәм Сәитов та бар. Моннан тыш, Рөстәм Сәитов “Кыюлык һәм ихтияр көче” номинациясендә җиңүче дип табылды.