Азнакай шәһәр судының “Фемида” матбугат үзәге һәм “Маяк” газетасының уртак эшчәнлеген бөтен республика өйрәнә

2016 елның 22 марты, сишәмбе

     Бүген Азнакай шәһәр судында Татарстан Республикасы судьялар Советы рәисе, Югары Суд рәисе урынбасары Рамиль Шәрифуллин, аның ярдәмчесе Марат Ибраһимов, Югары Судның  матбугат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге начальнигы Наталья Лосева, Әлмәт шәһәр суды рәисе Тәлгать Гаделшин, Азнакай район Советының матбугат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге начальнигы Фәрхәт Шәйхулов, Азнакай шәһәр суды һәм күрше Әлмәт, Бөгелмә  районнары шәһәр судларының матбугат үзәге сәркәтибләре катнашында “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үтте. Ул күңелле мизгелләрдән башланды. “Фемида” республика бәйгесендә җиңү яулаган “Маяк” газетасын башкалада бүләкләүләрне инде җирлегебездә дәвам итеп,  һәм шулай ук озак еллар Азнакай шәһәр суды белән хезмәттәшлек итеп килгән Азнакай телерадиокомпаниясе коллективларына Рамиль Әнвәр улы Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

    Суд һәм матбугат чараларының үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсен республикакүләм өйрәнүне максат итеп куйган бу эчкерсез сөйләшү бик эчтәлекле һәм нәтиҗәле барды. Җитәкчелек тә, судларның матбугат үзәге сәркәтибләре, журналистлар да аннан бик күп файдалы мәгълүмат, онытылмас тәэсирләр алды. Суд эшчәнлеген бар яклап ачык һәм хәбәрдар итү максатында 2005 елның декабрендә Азнакай шәһәр суды каршында төзелгән “Фемида” матбугат үзәге һәм “Маяк”, җирле телерадиокомпанияләр хезмәттәшлегенә кунаклар соклануларын, ак көнләшү белән карауларын яшермәделәр һәм мондый очрашуларны, тәҗрибә уртаклашуны киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк, дигән теләк белдерделәр. 

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

 

Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International