Укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген ничек оештырырга? Укучыларны нинди юллар белән конкурсларга тартырга, олимпиадаларга әзерләргә? 23 мартта Азнакай 1 нче мәктәбе базасында узган төбәкара конференциядә педагоглар әнә шул мәсьәләләр буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Анда Яр Чаллы шәһәре, Әлмәт, Азнакай, Бакалы районнары укытучылары, мәгариф идарәләре, район һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре катнашты. Пленар өлештән соң педагоглар табигый һәм гумантитар фәннәр буенча 6 секциягә бүленеп эшләделәр.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/