Азнакайда Россиядә Кино елы кысаларында кичәләр уза

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

   Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында Россиядә Кино елы кысаларында күренекле кинорежиссер Александр Роуның тууына 110 ел тулуга багышланган кичә узды.

   Кече яшьтәге мәктәп укучылары илебездәге беренче һәм бөек әкиятче-кинорежиссер турында кызыксынып тыңладылар. Кечкенәдән күңелебезгә кереп калган “Василиса Прекрасная”, “Кощей Бессмертный”, “Марья-искусница”, “Морозко”, “Конек-Горбунок”, “Королевство кривых зеркал” кебек киноларны искә төшерделәр.

   Әлеге әкиятләр буенча викторина да үткәрелде. Балалар әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр. Алар конкурсларда бик теләп катнаштылар. Соңыннан “Королевство кривых зеркал” әкиятен карадылар. Кызганычка каршы, кайбер балаларның бу фильмны беренче генә күрүе икән. Димәк, без яхшылык, игелеклелек үрнәге тәрбияләүче үз илебез киноларына күбрәк игътибар биререргә, аларны пропагандаларга тиеш.

 

Лилия Фаздалова

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International