Әлеге чара кысаларында бу көнне “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны 9.00–11.00 сәгатьләрдә – ТРның Азнакай нотариаль округы нотариусы;
12.00–14.00 сәгатьләрдә – ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы адвокаты;
14.00–16.00 сәгатьләрдә – прокуратура вәкилләре кабул итү үткәрәчәк.
Иҗтимагый кабул итү урыны түбәндәге адреста урнашкан: Солтангалиев урамы, 21 йорт (район-шәһәр Мәдәният йорты, 1 кат). Кабул итүгә алдан язылмасаң да була.