Язны унысыннан соң көтәсе

2016 елның 25 марты, җомга

   Атна уртасында күпләр киләсе кышка кадәр дип ераккарак җыеп куйган чаңгыларын кире алып төшү турында уйлана башлады. Уйларсың да. Яз җитте дигәндә генә тәрәзәне кабат кыш шакыды бит. Хәер, бу күренеш хәтта синоптикларны да шаккатырган. “Моңа үзебез дә гаҗәпләндек. Казанда бер тәүлектә айлык нор­маның яртысыннан артыграк күләмдә явым-төшем яуды бит”, – ди Гидрометеорология һәм әй­ләнә-тирә мохитне күзәтү идарә­сенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина.

    Белгеч сүзләренә караганда, мондый кышкы һава торышы 28 мартка кадәр дәвам итәчәк әле. Чын яз исә 10 апрельдән соң гына башланачак икән. “Дүшәмбе көнне көндез 2-8 градуска кадәр җылы­тачак. Тик төнлә элеккечә үк түбән температура сакланачак. Яз кайчан килерме? Монысын әлегә төгәл генә әйтеп булмый. Россия Гидрометеорология идарәсе фаразларына гына таяна алабыз. Аларга ышансаң, апрельнең унысыннан соң терекөмеш баганалары төнлә дә җылы һава торышы күрсәтәчәк. Бу исә – яз килде дигән сүз”, – ди Трущина. Ә менә язгы ташуны гадәттәгедән иртәрәк кө­тәләр. Сусаклагычларда ул апрель­нең – өченче, елгаларда беренче декадасында башланыр, дип фаразлана.

   Ә быелгы җәй нинди булыр соң? Монысын фаразлавы тагын да кыенрак, ди белгечләр. Шулай да бер нәрсә бәхәссез, ди алар. Быелгы җәй гадәттәгедән эссерәк булачак. Июль аенда һава температурасы айлык нормадан артып китсә, август һәм сентябрьдә корылык көтелә икән. Хәтерләсәгез, узган ел газетабызга биргән әңгәмәсендә Арча районының Кәче авылында яшәүче халык “синоптигы” Рәсим Солтанов та быел корылык булачагын фаразлаган иде. “Агачларны карап кайттым әле. Имән яфрагы­ның көньяк-көнбатыш өлешендә “төймә” бар. Бу – корылык билгесе. Мин моның шулай икәненә инде 1976 елдан бирле инанып киләм. Димәк, киләсе елга илнең көньяк-көнбатыш өлешендә корылык булачак дигән сүз инде бу. Шуңа эчем пошып тора”, – дигән иде ул, игеннәр язмышы өчен борчылып. Сүз уңаеннан, быел көзге культуралар яхшы кышлаган. Аларның 10 проценты гына һәлак булырга мөмкин, дип фаразлый белгечләр.

 

Динә Шәкүрова

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 40, 25.03.2016/)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International