Чалпы авылындагы “Өмет” социаль-тернәкләндерү үзәгендә хезмәт терапиясе киң кулланыла. Хезмәт буенча инструктор Рәмзия Хәйруллина үткәрә торган занятиеләргә өлкәннәр бик яратып йөриләр. Алар биредә бар осталыкларын эшкә җигәләр. Шушы көннәрдә алар үрү технологиясен өйрәнделәр.
- Иске журнал битләрен түгәрәкләп, кәрҗиннәр үрдек. Бармаклар язылып, шомарып китте. Ял вакытыбыз да файдалы узды, - диләр әнә Фәния Усманова, Гөлсинә һәм Марс Хәмидулиннар.
Бу эшләргә үзара бәйге дә оештыралар. Бу юлы иң матур кәрҗин Марс аганыкы дип табылды.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/