Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары – нәфис сүз осталары да

2016 елның 25 марты, җомга

   Яр Чаллы шәһәрендә узган Бөтенроссия “Әгәр дә...” дип исемләнгән  V фестиваль-конкурста районыбыз данын Азнакай сәнгать мәктәбендә Илдар Динмөхәммәтов җитәкчелегендә эшләп килүче “Нәфис сүз” студиясе укучылары яклады. Бәйгегә төрле төбәкләрдән җыелган 60 тан артык укучы катнашты.  Ул көнне Азамат Миргалиев Габдулла Шамуковның “Хөрмәткә тарыган фил”, Мәдинә Мансурова Иван Крыловның “Төлке һәм виноград” мәсәлләре белән чыгыш ясап, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. 

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International