"Шәһри Казан" бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Тукай мирасы" дигән викторина игълан итте. Викторина 2016нчы елның 25нче мартыннан 25нче апреленә кадәр дәвам итә. Дөрес һәм төгәл җавап бирүче өч җиңүче Тукай туган көнне – 26 апрельдә билгеле булачак. Аларны "Шәһри Казан"нан истәлекле бүләкләр көтә.
Җавапларны "Шәһри Казан"газетасы сайтында викторина сораулары ахырында фикерләр калдыру урынында тулы исем-фамилиягез, телефоныгыз белән язып калдыра яки shahri-kazan@tatmedia.com адресына юллый аласыз.
Габдулла Тукайга багышланган викторина сораулары белән монда танышып була
чыганак: «Шәһри Казан” сайтыннан