Азнакай Балалар иҗаты үзәге базасында мәктәп укучылары арасында шахмат буенча муниципаль ярышлар узды. Шәхси беренчелектә кызлар арасында I урынны Энҗе Галиева (Азнакай Балалар иҗаты үзәге), II урынны - Зөхрә Минһаҗева (Сарлы), III урынны – Рәзилә Фәзуллина (Тымытык) яулады. 1-5 нче сыныф малайлары арасында I урында – Ислам Бәхтиев, II урында – Әмир Сәлахов, III урында – Егор Константинов ( барысы да Азнакай Балалар иҗаты үзәгеннән). 6-11 сыныф укучылары арасында җиңүчеләр түбәндәгечә: I урын – Илшат Мөхәммәтшин (Урсай), II урын – Марат Латыйпов (2 нче мәктәп), III урын – Ранис Гәрәев (1 нче мәктәп). Команда зачетында I урынга Азнакай Балалар иҗаты үзәге; II урынга – Урсай; III урынга – Сарлы мәктәпләре командалары лаек булды.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/