Акылыбыз белән аңласак та, дөнья куа-куа, без еш кына бу тормышта барысы да бер мизгеллек кенә икәнен онытабыз. Бәхетсезлек ишек каккач, әле бер секунд элек кенә бик бәхетле булганыбыз, гомер буе туплаган мөлкәтебез юкка чыккач, байлыгыбыз, авыру урынга еккач, сәламәт чагыбыз искә төшә дә... Күз ачып йомган арада челпәрәмә килергә сәләтле бу тормышны ник куабыз да бәхет кошы артыннан ник чабабыз соң алайса?
Күптән түгел туганнарымның баласы чана шуганда бәлагә тарыды. Гадәти урында, бөтен кеше чана-чаңгы шуа торган тауда. Әти-әнисе дә янында, ялгызы, караучысыз түгел диюем. Әтисе тау өстендә утыртып озатып калган, әнисе алдан гына икенче бала белән шуып төшеп киткән. Ә ул утырган агач чана читтәге агачка барып бәрелгән... Бәхеткә, ял көне булса да, район хастаханәсендәгеләр дә тиз тупланды, хирург Наил Габделхәй улы ашыгыч ярдәм машинасы белән Казанга ук озата барды, ә ДРКБда шул кичне үк башына операция ясадылар һәм ул, шөкер, уңышлы чыкты.
– Хастаханәдә ятканда, шул көнне тау шуганда төшергән фотоларны карап, күп уйландым. Балам әле генә сөенә-сөенә уйнаган, сау-сәламәт булган, бер секунд эчендә булган хәл бит бу дип үзәкләрем өзелде. Әле бит, шөкер, безнең очракта ул иң җиңел вариантта үтте... Шул бер үк секунд бөтенләй башкача тәмамланырга да мөмкин иде бит, – ди туганым.
Бу сөйләшү икенче бер танышым сөйләгәннәрне искә төшерде. “Үлүең бик тиз икән, – дигән иде ул, үзе әйткәндәй, “тегендә” барып кайткач. – Без бу турыда уйлый белмибез икән. Үлем каш белән күз арасында гына дигәнне әллә ничәләр ишеткәнем булса да, барыбер болай тик торганнан ук үлеп китә аласың дип күз алдына китерми идем. Барган уңайга егылып үлгән дигәннәрне дә аңлыйм хәзер. Күптән түгел, бер җирем авыртмастан, тик торганда кинәт хәлем китте, бөтен тәнем салкын әйбер белән каплап, катырып куйгандай булды, ә үзем каядыр барам шикелле... Якында гына булган балама “китәм, нашатырь” дип кенә әйтә алдым. Ярый әле каушамады. Андый вакытта бер нәрсә турында да уйлый алмыйсың икән, балаларың утырып каламы, ярдәмгә мохтаҗ туганыңмы... Тәүбә итәргә дә өлгермисең, бәхилләшергә дә... “Ләә иләәһә иллә Аллаһ“ны да кабатлый алмадым”...
Тормышта моңа охшаш мисаллар бик күп. Көн саен диярлек ишетеп-укып торабыз. Һәлакәтле үлемнәр дә, фаҗигаләр дә, бер секундта асты-өскә килгән яралы язмышлар да күз алдында. Әмма никтер нәтиҗә ясарга гына бик үк ашыкмыйбыз шикелле. Ишетәбез-укыйбыз да онытабыз. Бу хәл безнең белән булмас кебек тоела. Үз аякларыңа басып йөрүнең дә, кайтып керер куышың, көтәр кешең, барыр эшең булу да бәхет икәнен истән чыгарабыз.
Адәм баласына бер генә сынау да тикмәгә бирелми. Ә бит кайгы-хәсрәт, борчу-мәшәкать кенә түгел, муллык-байлык та, сәламәтлек, бәхет тә – олы сынау. Еш кына авырлыкларга түзә-чыдый ала адәм баласы, рәхәтлекне генә никтер мәңгелек дип уйлап ялгыша. “Бәхеткә түзеп кара” дип тикмәгә генә җырламый, күрәсең, Хәния.
Фәкать иманы нык булганнар гына, авырлык килсә, җиңеллек сорап, тәүбә итә, Аллаһка ялвара, җиңеллек килсә, шөкер итә белә.
Гөлсинә Хәбибуллина
(“Ватаным Татарстан”, /№ 42, 29.03.2016/)