Әлеге истәлекле көн илнең яшь гражданнары күңелендә матур истәлек булып озак сакланыр

2016 елның 29 марты, сишәмбе

    Районның 14 яше тулган яшь гражданнарына ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда паспортлар тапшыру матур традициягә әйләнде. Узган атнада шундый тантананың чираттагысы үтте. Бер төркем егет-кызларга төп документларын Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев тапшырды. Паспорт өстәле җитәкчесе Гүзәл Сәетгәрәева килгән кунакларны паспорт тарихы белән таныштырды. Шәһәр советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Рәфис Хәсәнов та яшьләргә тәбрик сүзләрен җиткерде.

   Әлеге истәлекле көн илнең яшь гражданнары күңелендә матур истәлек булып озак сакланыр.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

 

 

 

 

Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International