Бүген «Маяк» газетасы редакциясе динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү, толерантлыкны пропагандалау, экстремизмга каршы профилактика, милли сәясәтне тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл үткәрде. Анда федераль миграция хезмәте идарәсенең Азнакай бүлеге начальнигы Эльвира Газизова, мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Кәлимуллина, мәгариф идарәсе методисты Альбина Роджерс, Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибе Азат хәзрәт, Азнакай православие мәхәлләсе настоятеле, иерей Александр атакай катнашты.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/