Азнакайда “Язгы шәфкатьлелек атнасы”

2016 елның 29 марты, сишәмбе

     “Язгы шәфкатьлелек атнасы” акциясе кысаларында төбәкне өйрәнү музеенда күптөрле чаралар үтә. Шушы көннәрдә генә анда районның социаль ярдәм бүлеге тарафыннан хезмәт күрсәтелүче гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар булып китте. Музей хезмәткәрләре оештырган “Әбиемнең сандыгы” тематик чарасы аларда онытылмас тәэсирләр калдырды.

     1-5 апрель көннәрендә музейда шулай ук “Ачык ишекләр көне” үтә. Үзегездә сакланып килгән борынгы көнкүреш әйберләрен, истәлекле язмалар, тарихи әһәмиятле башка әйберләрне биредә бик рәхәтләнеп кабул итәчәкләр.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International