“Маяк”ка язылырга ашыгыгыз!

2016 елның 29 марты, сишәмбе

   Безнең халыкта гомер-гомергә арбаны – кышын, чананы җәен кайгыртканнар. Әле урамда ап-ак кар ятса да, «Маяк» газетасына икенче яртыелыкка язылу бара инде. Бер яктан, баш-аяк язгы һәм җәйге кыр-бакча эшләренә кереп чумганчы, газета укучыларыбызга җайлы. Икенчедән, 1 апрельгә кадәр элекке бәяләрдән язылып калырга мөмкин.

Бәя дигәннән, ул нәкъ 1 апрельдән якынча 100 сумга артачак. Нишлисең, бөтен нәрсәгә хак күтәрелгәндә, матбугат та күңелне чеметә торган бу күренештән читтә кала алмый. Берьюлы чыгарып салганда 600-700 сум акча күп сыман тоела, әлбәттә. Ә аны алтыга бүлсәң, айга 100 сумнан чак кына артып китә. Атнага – ике, айга санаганда – 8 яки 9 тапкыр килә торган газета өчен бу бер дә зур сумма түгел, бер саны  12-13 сумга төшә. Аңа бүген кибеттән нәрсә алып була? Кеп-кечкенә ике «чупа-чупс» яки бер кап тиз әзерләнә торган токмач ашы. Аларсыз яшәп буламы? Була. Ә район газетасыннан башка, сукыр да, чукрак та кеше кебек тоясың үзеңне. Көн туса – яңа хәбәр, вакыйга. Аларның барысы да газетабыз битләрендә яктыртыла.

Берәр бәйрәм, туган көн җитә башласа, без якыннарыбызга нәрсә алырга белми баш ватабыз. Ә «Маяк» газетасына язылу бүләк итсәң, алар ярты ел буе сезгә рәхмәт укып яшәячәк. Чәчәк бәйләме хакы да юк бит уйлап карасаң! Кечкенәдән китап, газета укып үскән әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз өчен әйтеп бетергесез зур сөенеч булачак ул. Яшьрәк буын өчен газетабызның электрон версиясе бар. Бу читтә яшәүче якташларыбыз өчен дә бик уңайлы. Алар да туган шәһәрләрендә, авылларында нинди үзгәрешләр баруы белән танышып тора алачак.

Шулай ук газетабызга альтернатив пунктларда да арзан бәядән язылырга мөмкин икәнен исегезгә төшерәбез.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Моңа кадәр уй-фикерләребез һәм юлларыбыз гел бергә булды. Алга таба да безнең белән бергә калырсыз дип ышанабыз.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International