Азнакайда “Ел тәрбиячесе” республика бәйгесенең зона туры узды

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

   30 мартта 19 нчы «Тамчыкай» балалар бакчасы актлар залында “Ел тәрбиячесе” республика бәйгесенең зона турын ачу тантанасы булды.

   Район Советы аппараты җитәкчсесе Айдар Халиуллин конкурста катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләде һәм истәлеккә сувенирлар тапшырды.

    Бу көнне Актаныш, Баулы, Мөслим, Ютазы, Сарман һәм Азнакай районнарыннан 11 педгог үз осталыкларын күрсәтте.  Алар иҗади презентациядә бирелгән теманың методик һәм гамәли нигезләрен ачып салдылар, шулай ук эш тәҗрибәләрен уртаклашып, балалар белән чаралар уздырдылар.

   Безнең районнан муниципаль этапта җиңгән 6 нчы “Йолдызчык” балалар бакчасы укытучы-логопеды Светлана Илюхина беренче урынга, 9 нчы “Салават күпере” балалар бакчасы музыка җитәкчесе Рәмилә Габидуллина 2 нче урынга лаек булды.

 

Эльвира Сәитова, мәгариф идарсе методисты

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International