Районыбызда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру матур традициягә әйләнде. Анда хуҗалыклар, фермерлар, районнан килгән җирле җитештерүчеләр үз продукцияләрен тәкъдим итә. Чираттагы ярминкә 2 апрель – шимбә көнне 9.00 сәгатьтә Азнакай шәһәренең Мәдәният сарае, ә Актүбә бистәсендә базар каршындагы мәйданнарда үткәрелә. Анда ит, сөт, яшелчә, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылачак.
Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!