Янгын сүндерү бүлеге хезмәте – Аксакалы
Бадыкшанов Минула Миннекай улы язмышына күз салсак янгыннан саклау бүлегенә озак еллар һәм тугры хезмәт юлларын күреп була. Аны гади генә Азнакай янгын сүндерү бүлеге аксакалы түгел, ә нефть тармакларын үз эченә алган янгыннан саклау бүлеге төзелү белән тугры хезмәт юлына тотынып бүлек башлыгына кадәр хезмәт баскычыннан менә.
Математикадан авиатөзелешкә бер адым
Минула гади генә күпбалалы крестьян гаиләсендә үсә. Туып үскән Түйкә авылында дүртенче сыйныфка кадәр укып, әтисе сүзе белән Ерак көнчыгышка күчеп китәләр. Семеновка авылында урнашып сигезенче сыйныфны шунда тәмамлый. Ерак татар авылыннан күчеп килгән акыллы, аңлы, яхшы хәтерле малай әлеге авыл укытучыларының игътибарын бик тиз үзенә җәлеп итә, яшьтәшләре арасында математика фәнен тиз үзләштерүе белән аерылып тора. Яңа җирдә татар - латин телен үзгәртергә туры килсә дә Минула бик тиз сыйныфташларын куып җитә. Бервакыт контроль эш барышында, уйлап та тормыйча такта янына чыгып математик мәсьәлә чишеп биреп укытучыны аптырашта калдыра. Математика фәненнән белемле булуын авиатөзелеш заводында да күреп алалар, мәктәпне тәмамлау белән шулай итеп эшле дә булып куя Минула. Хезмәт юлы фронтка хәрби очкычлар җыю цехында башланып китә. Әлеге цехта ул сугыш беткәнче эшли. Яшь егеткә тиздән җаваплы эш тапшырыла – ул очкычлар өчен каймалар ясарга тиеш була. Үлчәп, исәп-хисап ясап махсус станокта фюзеляж өчен калайлар кисә башлый.
Нефтьче һәм янгын сүндерүче
Сугыш елларыннан соң аңа Свердловск шәһәрендә данлыклы “Уралмаш” заводында эшләргә туры килә. Хәрби хезмәткә дә шуннан алынып, көчле һәм дәртле егетне десантлар гаскәренә билгелиләр.
Күңеле белән гел кечкенә генә илендә йөреп, армия сафларыннан кайткач Бадыкшанов үз гаиләсен кире туган авылына алып кайта.
Әлеге вакытта Азнакай районында нефть чыгару эшләре башланып һәм махсус белемле хезмәткәрләр кирәк булганы ачыклана. Күрше Бөгелмә шәһәрендә бораулаучылар мәктәбе ачылганын ишетеп Минула да бораулаучыга укырга керә. Әле дә ул елларда беренче нефть чыгару эше бик катлаулы икәнен исендә тотып яши, махсус җайланмалар булмаса да төгәл эшчәнлек һәм катлаулы хезмәт шартларына беркем дә зарланмады ди ул.
1954 елда Азнакай шәһәрендә беренче нефть тармакларын саклау өчен янгыннан саклау бердәмлеге барлыкка килә. Нефть эшен яхшы белгән Бадыкшановны янгыннан саклау бердәмлегенә берсүзсез алалар, чөнки бу хезмәттә нефтьчеләр эшен белгән кешеләр бик нык бәяләнәләр. Бораулаучы булып эшләгән Минула нефтьче һәм янгын сүндерүче һөнәрен бик тирәннән кичерә, чөнки берсе нефть эшкәртә, икенчесе янгыннан сакларга булыша.
Гади генә янгын сүндерүче булып башлап, әкрен генә бүлек командиры исеменә әверелә, аннан Ленинград янгын сүндерү – техник укуханәсен тәмамлап караул башлыгы булып хезмәтен дәвам итә Бадыкшанов.
Бүлек башлыгы урынбасары, алдагы елларда бүлек башлыгы итеп куелгач ул бөтен җаны -тәне белән эшкә чума. Кичкырын калган эшне өйгә алып кайтсам тормыш иптәшем дә ачуланган чаклары булгалады. Янгын булган очракларда бүлектә кунып калган вакытларым да булды. Соңыннан хатыным минем янгын сүндерү бүлегеннән аерылмасымны аңлап ияләште.
Минула Минекай улының хезмәт баскычында лаек булган барлык өч дәрәҗәле Эчке эшләр министрлыгы “Яхшы хезмәте өчен” бирелгән медален, “1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларында батыр эшчәнчелеге өчен” медале, “Хезмәт ветераны” мактаулы исеме һәм хезмәте өчен генә түгел, ә төрле спорт бәйгеләрендә катнашып алган рәхмәт хатлары, грамота, дипломнарын күреп була.
Үткәннәрне искә алып...
Ветеранның күңелендә 1964 елның сентябрь аенда Миннебаев исемендәге газ чыгару һәм эшкәртү заводында булган янгын мәңгегә уелып калган. Бадыкшанов җитәкләгән бүлеккә газ җыелган резервуарларны салкынайтып тору максаты куела. Янгынны сүндерү вакытында газ җыелган резервуар шартлап яңгыр урынына очныннар янгын белән көрәшүчеләр өстенә ява. Шартлау тавышы нык булганлактан тирә яктагы тавышлар ишетелмичә тынлык урнашылды. “Бу хәл тиз арада булды һәм безне аяктан егып салды, җирдә ятуымны һәм өстемдәге киемемне януын тоеп, янымда торган янгын сүндерү машинасы да бер учакка әйләнеп баруын күреп алдым”. Пешү алган янгын сүндерүчеләр күп булганлыктан Әлмәт шәһәрендә аларның барысына да ярдәм итә алмыйлар. Шуңа күрә дә куллары ару пешкәнлектән Бадыкшановны Казанга тире күчереп утырту буенча хастәханәгә җибәрәләр, озак дәваланганнан соң ул тиз генә сафка баса алмый. Алынган авыр яраларын күреп табиблар да аңа инвалидлык буенча эштән китәргә киңәш бирәләр. Тик Бадыкшанов кына бирелергә ашыкмый, хезмәтенә тугры кала, берничә ай үз кулларын кире каттан эшкә өйрәтеп яңадан эш урынына кайта.
Бу вакыйганы башыннан уздырган хезмәттәшләренең барысы да хезмәтен дәвам итәргә булдыра алмый, аларны физик яктан алган яралар куркытмаса да, куркыныч афәтләр белән көрәшү күреп эчке кичерешләрен тыя алмыйлар, ә калганнарга килгәндә кем дә булса янгынга каршы торырга тиеш дип бер уйга киләләр.
Дәү әти!
Авыр хезмәт юлы үтеп, картайган көнендә дә янгын сүндерүче ветеран бүгенге көндә үзен бик күтәренке хис итә.
Эш сөючән Минула ага лаеклы ялда да кулларын кушырып утырмый, җәй көннәрен бакчасында уздыра. Минула ага зур гаилә башлыгы, ул бш оныгына бабай гына түгел, ә карт бабай да. Гаиләмдә барыбыз да җыелсак, өем түрендә сөендереп балалар тавышы ансамбле хөкем сөрә.
А. Никулин 24 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы урынбасары.