Мәдәният йортында шагыйрь Илдус Гыйләҗевның иҗат кичәсе узды. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан җитәкчелегендә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Мөслим районнарыннан бер төркем язучылар да катнашты. Районыбыз сәнгать осталарының җыр-биюләре, авторның шигырьләре белән үрелеп барган кичә район җитәкчеләренең, озак еллар бергә иңгә-иң торып эшләгән хезмәттәшләренең, иҗатташларының изге теләкле чыгышларына һәм тәбрикләүләргә дә бай булды.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/
Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы