Россия Президенты фәрманы белән 1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Бүгеннән район хәрби чакырылыш комиссиясе дә эшчәнлеген кабаттан яңартып җибәрде. Язгы чакырылышта 80гә якын азнакайлы китәчәк. Егетләрнең һәркайсы белән аерым сөйләшү алып барыла, медкомиссия нәтиҗәләре тыңлана, комиссия әгъзаларын аларның гаилә хәлләре, үзенең, әти-әнисенең хәрби хезмәткә мөнәсәбәте белән дә кызыксыналар. Әлбәттә, армия сафларына бары тик сәламәт, аңа яраклы булганнар гына алына, белемле, һөнәрле булулары да бик мөһим.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/