Азнакай йолдызчыклары кабат сәхнә түрендә

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

     Ел саен Яр Чаллы шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында уза торган “Без барысын да булдырабыз” IX республика музыка һәм сәнгать конкурсында Азнакай Балалар иҗат үзәге укучылары лаеклы чыгыш ясадылар. “Сандугач” кашыкчылар ансамбле (җитәкчеләре Әлфия Хаҗиева, Светлана Усманова, Руфинә Шакирова), Әлфинур Шакирова (җитәкчесе Феруза Кадырмаева) – беренче, “Җырла, гитара!” ансамбле (җитәкчесе Регина Стрих) – икенче, Азалия Гайфиева һәм Алия Фатиховадан торган хореография дуэты (җитәкчесе Феруза Кадырмаева) өченче урынга лаек булдылар.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International