Азнакайның 1нче мәктәбендә "Карга боткасы" узды

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

    2 нче апрель көнне мәктәптә 8нче “Б” һәм 7нче “В” сыйныф укучылары тарафыннан 1-4нче сыйныф укучылары өчен “Нәүрүз” бәйрәме оештырылды. Бәйрәмдә укучылар җырлап-биеп күңел ачтылар һәм төрле уеннарда катнаштылар: кашыкка йомырка кабып йөгерү, капчыкта сикерү, иң яхшы сыерчык оясына һәм яз темасына рәсем ясау конкурслары үткәрелде. Соңыннан барсы да тәмле “Карга боткасы” һәм кайнар чәй белән сыйландылар. Балаларга бәйрәм бик ошады.

 

Азнакай 1нче мәктәп яңалыклары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International