1 нче апрельдә 6Б сыйныф укучылары класс җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Ләйсән Әсгать кызы белән бергә Азнакай шәһәренең үзәк китапханәсендә “Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел” исемле әдәби сәгатьтә катнаштылар. Бу чара “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында уздырылды. Әдәби сәгатьне китапханә белгече Фәйзуллина Әлфия Хәлим кызы башлап җибәрде. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, китапханә хезмәткәрләре белән татарча аралаштылар. “Татар теле нигә кирәк?” дигән сорауга үзләренең фикерләрен әйтеп бирделәр.
Чара барышында С.Максуди, М.Җәлил, Г.Тукай, И.Гыйләҗев һәм башка күренекле язучыларның фикерләре, шигырьләр тыңланылды. Балалар “Кем тизрәк?”, “Иң күп мәкаль белүче.” уеннарында теләп катнаштылар. Китапханәнең библиографы Исламова Зөлфия Әхсән кызы укучыларны буклетлар белән таныштырды. Чара ахырында һәр кешегә эмблемалар таратылды һәм укучылар туган телне сакларга һәм якларга дигән фикер белән өйләренә таралыштылар.
Азнакай 2нче урта мәктәп яңалыклары