Быел республикада шифаханә-курортларның көндәшлеген күтәрүгә күп көч куярга, “Татарстанда ял ит” кампаниясен игълан итәргә җыеналар.
Мәгълүм булганча, узган ел Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты, Һөнәри берлекләр федерациясе, “Татнефть” компаниясе ярдәме белән “Татарстан шифаханәләре” шифаханә-курорт учреждениеләре ассоциациясе төзелгән иде. Хәзерге вакытта бу ассоциация туристларда кызыксыну уятырлык 22 шифаханәне берләштерә.
Татарстанда бүгенге көндә исә 45 шифаханә-курорт учреждениесе эшләп килә. Аларда 9 меңгә якын урын исәпләнә, ә ял итүчеләргә хезмәт күрсәтүгә барлыгы 7 мең кеше җәлеп ителгән. Узган ел Татарстан шифаханәләрендә 150 мең кеше ял иткән, гомумән санаганда 3,2 миллиард сумлык хезмәт күрсәтелгән. Бер кешегә шифаханә юлламасы уртача 21 мең сумга төшкән. Үткән ел шифаханәләрдә ял итүчеләр 6,6 процентка арткан.
Татарстанның шифаханә-курорт учреждениеләре ассоциациясе башкарма директоры Евгений Терентьев сөйләгәнчә, республикадагы шифаханәләрдә ял итү һәм дәвалануга ихтыяҗ югары. “Бүген чит илләргә ялга йөрүчеләр азайган чорда шифаханәләрне дә күләгәдән чыгару, аларны туристик базарга кертү, хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен уңай мөмкинлек туды. Безгә “Татарстан шифаханәләре” брендын төбәк һәм федераль дәрәҗәдә танытырга, шифаханә хезмәтләренең сыйфатын күтәрергә, шифаханәләрдәге буш урыннарны күрсәтүче бердәм мәгълүмат базасы һәм Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында онлайн рәвештә броньлау мөмкинлеген булдырырга, Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрне безнең шифаханә-курортлар белән таныштыру белән җитди шөгыльләнергә кирәк”, – ди Евгений Терентьев. Татарстанның шифаханә-курорт учреждениеләре ассоциациясе шифаханә-курорт тармагына үсәргә этәргеч ясаучы норматив һәм хокукый актларны эшләгәндә дә үз сүзен әйтергә теләк белдерә.
Хәзерге вакытта җирле шифаханәләр 22-24 майда Казанда узачак Бөтенроссия “Здравница-2016” форумына әзерләнә. Татарстан башкаласы бу форумны кабул итү хокукына республикада туризм тармагына зур игътибар бирелүе, төбәкнең социаль-икътисади казанышлары өчен ия булды. Ел саен шифаханәләр тармагында төп фәнни-гамәли чарага әверелгән әлеге форум моңа кадәр Сочи, Алтай крае, Мәскәүдә оештырылган иде. Быел Татарстан шифаханәләре анда беренче тапкыр бердәм оешма буларак катнашачак.
Әле апрель башында гына Казанда KITS–2016 21нче Халыкара туризм һәм спорт туризмы күргәзмәсендә туроператорларны һәм туристик агентлыкларны “Татарстан шифаханәләре” белән таныштырганнар иде.
– “Здравница” форумына да зур өметләр баглыйбыз, чөнки шифаханә-курортларны ял итүчеләр белән ел әйләнәсендә тутыру мәсьәләсе беркайчан да актуальлеген югалтмый. Соңгы елда халыкның керемнәре төшү сәбәпле үтемле бәяләр тәкъдим итү, ә сатуларны махсус акцияләр үткәрү юлы белән арттыру мөһим. Моның өчен “Татарстанныкын сатып ал” программасы кебек үк “Татарстанда ял ит” дигән республика программасын игълан итәргә кирәк. Безнең алда кешеләргә республикадагы шифаханәләр, алардагы хезмәтләр турында мәгълүматлар җиткереп, ял итүчеләрне киметмәү һәм республика бюджетына өстәмә табыш кертү бурычы тора. Бүген мондый мәгълүмати кампанияләрне Россиянең башка төбәкләре дә башлады. Белгечләр бәяләмәсенә караганда, Татарстаннан якынча 500 мең кеше читкә ял итәргә йөри, аларның 20 процентын, кимендә 100 мең кешене Татарстанда сыйфатлы һәм кыйммәт булмаган ял белән кызыксындырырга мөмкин. Шифаханәләрдә уртача бәяләрнең күләме 21 мең сум икәне мәгълүм, димәк, нәтиҗәдә без 2,1 миллиард сум акчаны республикада калдыра алачакбыз. Хөкүмәт һәм шифаханә-курорт учреждениеләре берләшкәндә бу эшләр безнең көчтән килә, – ди Евгений Терентьев.
Республикада эчке туризмны популярлаштыру чараларын күрү ниятеннән “Татарстан шифаханәләре” ассоциациясе ТР Иҗтимагый палатасында да туризм, кунакчыллык һәм шифаханә-курорт эшләре буенча эшче төркем булдырырга тәкъдим итте.
Лилия ГАДЕЛШИНА
чыганак: http://intertat.ru сайтыннан