Инде берничә еллар дәвамында районда җанварлар, терлекләр арасында котыру авыруы белән хәл торышы кискен тора. Быел бер мөгезле эре терлектә шундый авыру булуы ачыкланды. Шәһәр урамнарында хуҗасыз йөргән эт-песиләр дә бу чирнең чыганагы. Ә инде төп чыганак, әлбәттә, котырган төлкеләр. Аларның авылларда да, хәтта шәһәр урамнарында да йөрү очраклары бар, сак булыйк!
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/