Май ялларга бай булачак

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

   Быел май бәйрәмнәрендә бер атна ял итәчәкбез. Россия хезмәт һәм социаль яклау министрылыгы мәгълүматларына караганда, хезмәт бәйрәмнәрендә – рәттән 4 көн, ә Бөек Җиңү көне уңаеннан 3 көн ял көтә. “Ял көннәренә килгәндә, 1 Май бәйрәме уңаеннан 30 апрельдән – шимбәдән үк ял итә башлыйбыз. Ә бәйрәм үзе якшәмбегә туры килә, шуңа да 2 май – дүшәмбе – эшләми торган көн булачак. 3 май да – ял көне. Анысына шимбәгә туры килгән 2 гыйнварның ялы күчерелгән иде. Шулай итеп 4 көн рәттән ял була. Ә Бөек Җиңү көнендә 7, 8 һәм 9 майда ял итәчәкбез”, - диелә хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International