“Тантана” (“Триумф”) премиясен алучылар арасында якташыбыз да бар

2016 елның 8 апреле, җомга

    Быел театр әһелләренә бирелә торган “Тантана” (“Триумф”) премиясен алучылар арасында нәсел җепләре белән Азнакайга тоташучы Резеда Һадиуллина да бар. Ул “Дебют” номинациясендә җиңүче дип табылды. Аның әнисе Азия ханым районыбызда билгеле педагог-җитәкче Хәләф Хәмзинның кызы. Резеда Һадиуллина тамашачыга “Бибинур” фильмындагы яшь Бибинур роле аша яхшы таныш. “Евразия” халыкара кинофестивалендә “Кинодагы яңа исем” номинациясендә дә бүләкләнгән. Бүгенге көндә Казанда яшьләр театрында эшли. 

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International