Бөтендөнья Сәламәтлек көне быел 66нчы тапкыр билгеләп үтелә. Бу уңайдан район үзәк сырхауханәсе тарафыннан ел да максатчан чаралар оештырылып килә. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында да сәламәт яшәүгә багышланган тәрбия сәгатьләре, физкультминутлар, очрашулар үтә. Киләсе атна башында район җитәкчеләре белән киңәшмә дә һәр елдагыча сәгать 7дә, Татарстан мәйданында физик күнегүләр ясаудан башланачак.