Азнакайда, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин визит белән булып китте

2016 елның 9 апреле, шимбә

   Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Азнакайга визиты вакытында Шәйхетдинов микрайрайонының яңа өлешендә ачылачак гомумпрактика табибы кабинетының эшләнеше белән танышты. Министрлык һәм район җитәкчелеге карары белән, нефтчеләр ярдәмендә сафка басучы бу филиалның ачылуы май-июнь айларында көтелә. Бүгенге көндә аны җиһазлау эшләре бара.

    Министрда шулай ук “Здравкласс” проекты нигезендә алып барылган чаралар да зур кызыксыну уятты. Ул профилактика кабинеты белгчеләренең мәктәп укучылары белән сәламәт яшәүгә багышланган очрашуында катнашты.  

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International