Азнакайдан Фәндәрия Җиһангирова – «Ел хәйриячесе» республика конкурсы җиңүчесе

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

    Җөмһүриятебездә “Ел хәйриячесе” республика бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде. Ел саен узучы әлеге бәйгедә республика һәм үз районының икътисади, сәяси үсешенә зур өлеш керткән, авыр тормыш шартларында яшәүчеләргә ярдәм кулы сузган бихисап хәйрияче катнаша.

   “Ел хәйриячесе – 2015” республика бәйгесендә җиңүчеләрнең исемлеге билгеле. Алар арасында Азнакайдан Фәндәрия Җиһангированың да булуы безнең өчен зур горурлык.  Ул “Шәхси эшмәкәр” номинациясендә җиңү яулады. Фәндәрия Касыйм кызы – җирлегебездә узган төрле бәйрәм-чараларны уздыруда, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә, мохтаҗларга, сабыйларга иганәчелек ярдәме күрсәтүдә башлап йөрүче, игелекле гамәлләр кылучы эшмәкәрләрнең берсе. Җиңүчеләрне 14 апрельдә башкалабыз Казанда бүләкләячәкләр.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International