Республикада һәм шул исәптән шәһәрдә, авылларда язгы төзекләндерү өмәләре бара. Карлар эреп бетеп, җир өсте кибә төшкәч, оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләре ихата алларын, урамнарны төрле чүп-чардан тазартуга кереште. Әмма әлегә эшләр салмак бара. Берәүләр моны һава торышына сылтаса, икенчеләрге гомуми шәһәр өмәсен көтә. Марсель Шәйдуллин чистарту эшләрен 23 апрельдә узачак гомуми шәһәр өмәсенә кадәр калдырмаска, тирә-якны тәртипкә китерү эшләрен дәвам иттереп, бер атна эчендә шәһәр урамнарын, квартал эчләрен, паркларны, балалар мәйданчыкларын, зиратларны чистартып бетерергә кушты һәм хезмәт коллективларын агымдагы атнада “Барыбыз да – өмә!” шигаре астында эшләргә чакырды.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/
Сүзгә: 2016 елда Азнакай урамнарның санитар-экологик торышы өчен җаваплы оешмаларның исемлеге