Татарстан мәктәпләре директорлары Сарлыда тәҗрибә уртаклаштылар

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

    Азнакай районы Сарлы һәм Бакалы районы Урманай урта мәктәпләренең үзара хезмәттәшлеге һәм дуслыгы 2008 елда башланып киткән иде. Республика күләмендә мәктәбебез стажировка мәйданчыгы итеп билгеләнде. Безнең тәҗрибәне өйрәнергә Татарстанның төрле районнарыннан директорлар килә. Быел шундый очрашуларның берсе февраль аенда булса, шушы көннәрдә тагын 4 районнан 7 мәктәп директоры кунак булды. Без аларны ике арадагы дуслыкның үсеше, мәктәпләр, авыллар тарихы белән таныштырдык. Укытучыларыбыз ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтте, “Тамчы-шоу”, “Күңелле стартлар” уеннары узды. “Яз гүзәле” конкурсында ике мәктәпнең дә иң чибәр, иң уңган кызлары көч сынашты.

    Безнең дуслык башкаларга үрнәк булып торсын, югалмасын иде. Күп динле, күп милләтле халык арасында яшибез икән, нигә үз эчебездә генә бикләнеп ятарга? Бер-беребезне белергә кирәк, без бит дус яшәргә телибез, толерант җәмгыять төзергә омтылабыз. Бер-беребезнең йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәник. Аларны белмичә  яратып, дуслашып булмый. Башка халыклар белән дуслаша алабыз икән, безнең киләчәгебез дә матур булачак.

 

Рафилә Мөхәммәдиева, Сарлы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International