2016 елда Татарстанда уздырылачак милли бәйрәмнәрнең көннәре билгеле булды

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

29 май көнне Лаеш районының Никольское авылында “Каравон” XXIV халыкара рус фольклор бәйрәме үткәрелә.
11 июньдә Кукмараның Лельвиж авылында удмурт халкының республикакүләм “Гырон быдтон” бәйрәмен уздыру ниятләнә.
Мариларның Бөтенреспублика “Семык” милли бәйрәме быел Әгерҗенең Күлегәш авылында 18 июньдә билгеләп үтеләчәк.
Чувашларның “Уяв”ын 25 июньдә Нурлат шәһәрендә уздыру планлаштырыла.
Икенче көнне, ягъни 26 июньдә, Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында мордва (эрзя) милләтеннән булганнар һәм бөтен республика халкы “Балтай”ны бәйрәм итәр дип көтелә.
2 июльдә Яр Чаллы каласында Славян халкының милли бәйрәме “Иван Купала”ны шулай ук республика күләмендә билгеләп үтәргә җыеналар.
“Питрау” Сабан туен быел Мамадышның Җөри авылында 16 июльдә узыру планлаштырыла.
Сабан туе быел Татарстан авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә 4-5 июньдә, Казанда 28 майда бәйрәм ителә.

чыганак: «Шәһри Казан” сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International