Азнакайда «Татар малае-2016» бәйгесе узды

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

    Балалар иҗаты үзәгендә районда беренче тапкыр балалар бакчалары арасында “Татар малае” бәйгесе үтте. Финалга 10 бала чыкты. Алар “Өй эше”, “Кул көрәше”, “Робот җыю”, “Сорауларга җавап” бәйгеләрендә көч сынаштылар. Иң булган, җитез, тапкыр дип 19 нчы “Тамчыкай” балалар бакчасыннан Әмирхан Юнысов табылды һәм “Татар малае-2016” исеменә лаек булды. Башкалар да төрле номинацияләр буенча бүләкләнделәр.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

 

 

Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International