Азнакайда талпаннар активлаша

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

   Яз житүгә, барыбыз да урман-болыннар кочагына ашыгабыз. Табигать үзенең матурлыгы белән җәлеп итсә дә, саклану чаралары турында да онытырга ярамый. Чөнки бу чорда урманнарда талпан аеруча күп була. Талпаннар апрель ахырында, май, июнь айларында аеруча агрессив булалар.

   Ә ул, белүегезчә, вируслы энцефалит һәм талпан боррелиозы йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә агачлык, куамклык һәм урманнарга барсагыз саклану чараларын күрегез. Киемегез ачык булмасын, ике сәгать саен талпан юклыкка бер-берегезне тикшерегез. Шуны онытмагыз, талпан тәндә озаграк торган саен, инфекция йоктыру куркынычы да ныграк арта.   

   Әлбәттә, иң отышлы ысул – вакцина ясату. Ә инде талпан кадалган икән, кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

   Үз белдеклегең белән арынуның ахыргы нәтиҗәсе зыян белән бетәргә мөмкин.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International