Язлар белән бергә тормышыбызга да күңел җылысы, игелекләр иңә. 15 апрельдән 26 апрельгә кадәр республикада игълан ителгән “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясенә районыбыз да актив кушылды. Яшьләр идарәсе “Эшлә. Өйрән. Бүлеш. Үзгәр” шигарен күтәреп алып, игелек чараларына старт бирде. Аларга 200 ләп егет-кызлар бердәм кушылды.
Азнакай Яшьләр үзәге