Халык ышанычын аклау – мәртәбәле хезмәт
21 апрельдә республиканың муниципаль бердәмлеге үзенең һөнәр бәйрәмен – Җирле үзидарә көнен һәм быел тагын бер истәлекле датаны – Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы оешуга 10 ел тулуны билгеләп үтә. Бу көнне без үз шәһәре, бистәсе, авыл җирлеге үсешендә хезмәт куючыларны, тормыш дәрәҗәсен күтәрү, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә халык зур ышаныч күрсәткән муниципаль берәмлекләр җитәкчеләрен һәм депутатларны хөрмәтлибез.
Бүгенге көндә республикада, районыбызда социаль-икътисади юнәлштәге 30га якын программа тормышка ашырыла. Шәһәребез һәм авыллар күзгә күренеп үсә, яңара: яңа йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары сафка баса, фельдшер-акушерлык һәм ветеринария пунктлары, мәдәният йортлары файдалануга тапшырыла, парклар, скверлар төзекләндерелә, юллар яңартыла, урамнарыбыз тагын да яктыра. Азнакайлыларга имин яшәү, дәртләнеп эшләү һәм балалар тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудырыла. Билгеле, боларның барсы да халыкның рухи халәтендә, иртәгәге көнгә ышанычында чагылыш таба. Райондашларыбызның җөмһүриятебездәге барлык өлкәләр үсешенә югары бәя биреп, республика башлыгы Рөстәм Миңнехановны Президентлыкка алдагы срокка да сайлавы моның ачык нәтиҗәсе булып тора.
Бәйрәм белән котлап, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә сихәтлек, гаилә бәхете, төбәгебез яңарышларында, аның чәчәк атуында һөнәри үсеш, уңышлар телим!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/