Җирлегебездә язгы санитар-экологик чистарту буенча ике айлык дәвам итә. Әле башкарасы эшләр шактый: үзебез яшәгән биләмәләрдә, урам, ишек алларында тәртип урнаштырасы, законсыз чүплекләрне юк итәсе, чишмәләрне, зиратларны чистартасы, утырту өчен агач үсентеләре юнәтәсе, елга-инеш буйларын, чишмәләрне җыештырасы... 23 апрельдә Азнакайда шимбә өмәләре уза. Әйдәгез, өмәгә бердәм кушылып, ямьле җәйләргә чиста урам-парклардан атлыйк.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/