“Сандугач сайрар илем” фестивалендә азнакайлылар гран-при яулады!

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

     Казанда узган “Сандугач сайрар илем” балалар иҗаты фестиваленең гала-концерыннан азнакайлылар югары бүләкләр яулап кайтты. Сәнгать мәктәбе укучысы Ләйсән Ханнанова (укытучысы – Лилия Тимирова, концертмейстеры Светлана Сергеева) гран-прига лаек булды. Диләфрүз Казакова ( укытучысы  Луиза Латыйфкллина, концертмейстеры Луиза Бакина) һәм Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге “Бәхет” вокаль ансамбленең өлкән һәм кече төркемнәре беренче урын алдылар. Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармония сәхнәсендә бу көнне нефтҗ төбәге районнарыннан 250дән артык бала чыгыш ясады.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International