Сез туган телегезне ни дәрәҗәдә беләсез? Моны “Белемле бул!” акциясе барышында тикшерә аласыз. Ул 23 апрельдә 11 сәгатьтә Азнакай 5 нче урта мәктәбендә узачак. Диктантны татар һәр рус телләрендә язарга мөмкин. Акциянең максаты – туган телне популярлаштыру, аны белү дәрәҗәсен арттыру. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.