Тукай дәресләре

2016 елның 22 апреле, җомга

      Быел, 2016 елда, татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы - Г.Тукайның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан республикакүләм һәм Бөтенроссия күләмендә төрле чаралар уздырыла. 20нче апрельдә, гимназиябездә “Тукай дәресләре” булып узды. Дәресләр бик кызыклы һәм матур үтте. Бигрәк тә гимназиянең актлар залында 4нче, 5нче, 6нчы, 8нче сыйныфлар өчен гомуми уздырылган дәрес барысының да күңелендә калды. Чөнки бу дәрестә балалар үзләре бик актив катнаштылар. Укучылар тагын бер кат Тукай иҗатына күз салдылар, хәтерләрендә аның шигырьләрен яңарттылар, аның турында булган истәлекләрне барладылар. Тукайга багышлап укылган шигырьләр белән башланган дәрес, Тукай җырлары белән тәмамланды. Укучылар бу дәрестән эчке бер канәгатьләнү хисе белән таралыштылар.

 

Гимназия яңалыклары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International