Диетологлар җиләк-җимеш ашамаска куша?!

2016 елның 22 апреле, җомга

Кипкән җиләк-җимеш
    Үзең әзерләсәң, бер хәл. Ә менә сатып алынганы күкерт кислотасы белән эшкәртелә дип ачыклаганнар. Шуңа да, ашар алдыннан, бу җимешләрне нык­лап юарга кирәк.

Колбаса
    Кайбер гаиләләрдә иртәнге ашны бу ризыктан башка күз алдына да китерә алмыйлар. Тәмле булса да, ул файдасыз ризык булып санала. Колбасада калий нитриты дигән матдә күп, әлеге консервант үз чиратында ашказаны рагы китереп чыгарырга мөмкин.

Сөткә кушылган шарчыклар
    Балаларга күпләр иртәнге аш­ка нәкъ менә шуны әзерләп бирә. Кәгазь тартмадагы шарчыкларны сөткә йә суга бутыйсың да, иртәнге аш әзер. Әмма он, май, шикәр комы, крахмал, какао һәм консервантлардан торган ризык туклык­лымы икән?

 

чыганак: «Шәһри Казан” сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International