Оешма-предприятеләрдә эшләүчеләрдән күп санлы мөрәҗәгатьләр керүен исәпкә алып, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы май бәйрәмнәрендә ничә көн ял көтелгәнен җиткерә.
РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре санала.
Ялларны һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан, РФ Хөкүмәте карары буенча, 2 гыйнварга туры килгән шимбә ялы 3 майга күчерелә.
Быел 1 май ял көненә – якшәмбегә туры килә. Шуңа да ул Хезмәт кодексына нигезләнеп бәйрәмнән соңгы көнгә – 2 майга, дүшәмбегә, күчерелә.
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр 1, 2, 3, 7, 8 һәм 9 майда ял итәчәк.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы