23 апрельгә каршы төндә Азнакайда 1 градус кына җылы булачак

2016 елның 22 апреле, җомга

     Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 22 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

     Республикада бүген кич, төнлә һәм иртән көньяк-көнбатыш тарафтан искән җилнең секундына 17-22 метрга җитеп көчәю ихтималы бар. Төнлә һәм көндез кыска вакытлы яшен булачак, дип җиткерә синоптиклар. Күпчелек районнарда яңгыр ява.

    Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 3-8, көндез – 9-14 градус җылы булачак.

    23 апрельгә каршы төндә аязучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән яңгыр ява. Һава температурасы 1 градус кына җылы булачак.

 

http://intertat.ru/tt/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International