Шимбә көнне районның яшьләр идарәсе волонтерлар – мәктәп укучылары белән берлектә шәһәребез урамнарында велоузыш оештыра, бер үк вакытта шәһәрдәшләребезгә Георгий тасмалары да таратылачак. Бу көнне алар 300дән артык Җиңү символы өләшергә ниятли. Әлбәттә, патриотик рухтагы бу чара – Георгий тасмалары тарату 9 майга кадәр дәвам итәчәк.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/