Азнакайда вафат булган авыл советы җитәкчеләренең каберләренә зират кылдылар

2016 елның 22 апреле, җомга

     Азнакай авыл җирлеге башлыклары  матур башлангыч, игелекле гамәл белән чыктылар. Бүген алар вафат булган  элеккеге авыл советлары җитәкчеләренең  каберләренә барып, искә алдылар, чәчәкләр куйдылар.  Чарага вафат булган авыл башлыкларының гаиләләре дә килде. “Без бу игелекле гамәлне нәкъ менә җирле үзидарә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәм көннәрендә башкарабыз. Исәннәрне кадерләсәк, үлгәннәрне дә онытмаска, искә алырга кирәк”, – ди районның җирле  үзидарәләр комитеты җитәкчесе Фәния Галиева.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International