Сәнәгать мәйданчыклары – эшмәкәрлекне үстерүдә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. 27 нче апрель көнне сәгать 10да Балалар иҗаты үзәгендә әлеге темага багышланган эшмәкәрләр киңәшмәсе узачак. Анда Республика вәкилләре катнашында эшмәкәрләргә ярдәм программалары, кредит алу һәм башкалар турында да сөйләшү булачак. Шулай ук шушы көнне Азнакайда бетон заводы ачу тантананасы да планлаштырылган.