Тукай әсәрләре кул эшләре күргәзмәсендә чагылды

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

   Чалпы социаль-тернәкләндерү үзәгендә Тукай әсәрләре буенча ясалган кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Анда тернәкләнүчеләр үзләре дә актив катнаштылар. Аеруча Зөһрә Ярмиева, Рәшидә Вафина, Җәмилә Шәкүрова, Гөлшат Хәлилова, Айсылу Закирова, Әнвәр Кашапов һәм Рәзинә Сөнгәтуллина нык тырыштылар.

    Биредә шулай ук “Үзеңә һәм якынарыңа ярдәм ит” дигән түгәрәк өстәл дә үтте. Пенсионерлар һәм инвалидлар тормыш тәҗрибәләре, яшь булып калу серләре белән уртаклаштылар. Шулай ук дөрес туклану турында файдалы мәгълумат алдылар.

 

Әмирә Гәрәева, мәдәни чаралар оештыручы

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International