Мәктәп музее активистлары кино тарихы белән таныштылар

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

    Балалар иҗат үзәгенең мәктәп музее активистлары район үзәк китапханәсендә Кино елы уңаеннан үткәрелгән чарада катнаштылар. Валентина Горшунова укучыларны нәфис фильмнарның нигезенә яткан китаплар күргәзмәсе, бу фильмнарның актерлары, режиссерлары, операторлары белән таныштырды. Укучылар бик кызыксынып китапларны фильмнар белән чагыштырдылар.

   2016 елда Россия ике юбилейны – илдә беренче тапкыр кино күрсәтелүгә 120 ел һәм Союзмультфильм”га 80 ел тулуны билгеләп узачак. Китапханәдәге күргәзмәләр дә ел дәвамында укучыларны сөендереп торачак. 

   Китапханәчеләр әзерләгән “Нәрсә ул Кино?” дигән презентация дә кино һәм киномотографистлар тарихы, кино төшерүнең иске һәм яңа технологияләре, жанрлары турында бик күп мәгълумат бирде.

 

Тәкъсимә Гарипова

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International