Азнакай алдынгыларына Рөстәм Миңнеханов хезмәт дәүләт бүләкләре тапшырды

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

    Узган атнада Казанда ТР җирле үзидарә органнарының 10 еллыгына һәм ил күләмендә билгеләп үтелә торган Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Хезмәтләре югары бәяләнүчеләр арасында азнакайлылар да бар. Актүбә эшчеләр бистәсе башлыгы Роза Галеева  “ТРда җирле үзидарәдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.  

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International